Без Татарстан Республикасында яшибез (6+)

26 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Без Татарстан Республикасында яшибез» дигән туган якны өйрәнү дәресе үткәрелде.

Мы живем …
IMG-20211119-WA0130
IMG-20211119-WA0024
IMG-20211119-WA0086
IMG-20211119-WA0064

«Минем Ватаным – Татарстан!» электрон презентациясе ярдәмендә балалар республикабыз буенча мавыктыргыч сәяхәт кылды. Аларның игътибарына «Илебезнең видео энциклопедиясе» сериясеннән танып белү мультфильмы тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны дәүләт символикасы белән таныштырды, республиканың күренекле урыннары турында сөйләде, Татарстанда төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве турында ассызыклады. 
Чара азагында балалар зур кызыксыну һәм мавыгу белән «Без Татарстан Республикасында яшибез» дигән интерактив уенда катнашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: